Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар «Татарча диктант» акциясенә кушылды

«Алабуга нуры» редакциясе хезмәткәрләре быел да «Татарча диктант» акциясендә катнашты.

Бүген бөтен дөнья буйлап «Татарча диктант» дип исемләнгән белем бирү акциясе узды. Бишенче ел оештырылып килүче «Татарча диктант» белем бирү акциясенә алабугалылар актив кушылды. Әлеге акция татар телендә дөрес итеп язуга, әдәби телдә сөйләшә белүгә, орфографик һәм грамматик хаталарны табуга юнәлдерелгән.
«Татарча диктант» акциясе Алабуга районы буенча түбәндәге мәйданчыкларда узды: КФУның Алабуга институты (филиалы), Мәдәният һәм сәнгать көллияте, Алабуга медицина училищесы, Алабуга политехник көллияте, барлык урта гомуми белем бирү мәктәпләре, Үзәк китапханә, балалар китапханәсе (филиал № 3), шәһәр китапханәсе (филиал № 5), Танайка авыл китапханәсе.


Үзәк китапханәдә диктантны Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Равил кызы Ягудина да язды. Ул диктант язу тәмамлангач, сәламләү сүзен җиткерде һәм катнашучыларга рәхмәт сүзләре әйтте. 


«Татарча диктант» быел беренче тапкыр онлайн форматта да узды. «ТНВ» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 26 сентябрьдә Мәскәү вакыты белән 11.00 сәгатьтә туры эфирда диктант укылды. 
Алабугалылар да бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмады. Әйтик, алабугалы Ләйсән Гаффанова һәм Розалия Мингалимова өйдән чыкмыйча гына әлеге акциягә кушылды.


Диктант язган һәркем 30 көн дәвамында, diktant.tatar сайтына кереп билгеләрен белеп, электрон сертификат ала алачак.
«Алабуга нуры» редакциясе хезмәткәрләре быел да «Татарча диктант» акциясендә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев