Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар торакка һәм суга мохтаҗ

Чираттагы тапкыр шәхси сораулары буенча гражданнарны кабул иттеләр.

Район башлыгы Рөстәм Нуриевка Марианна Лебедева мөрәҗәгать итте, ул 2 төркем инвалиды булган кызының тормыш шартларын яхшыртуның вариантларын карауны сорый. Кызына 29 яшь, аның үзенең дә баласы бар, кызганыч, ул да инвалид. Алар Нефтьчеләр проспектындагы бер йортта, гади генә уңайлыкларсыз, зур булмаган бүлмәдә яшиләр. Райбашкарма комитетының Торакны исәпләү һәм бүлү бүлеге башлыгы Рөстәм Миннебаев әйтүенчә, Марианна Лебедеваның кызын тормыш шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәпкә куячаклар. Исәпкә кую буенча комиссия сентябрь ахырында булачак. 
Лидия Лушникова Бехтерево тыкрыгында яши. Ул район башлыгы янына тыкрыктагы иске суүткәрү торбаларын алыштыруда ярдәм итүләрен гозерләп килгән. Милек ияләре үз көчләре белән казып, кирәкле материалларны сатып алганнар, яңа торбалар салганнар. "Су каналы"на мөрәҗәгать итеп, иске торбаларны алуларын һәм коега яңаларын кертүләрен сораганнар, ләкин җавап булмаган. АМР Торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш департаменты башлыгы Андрей Томилин аңлатуынча, биредә яшәүчеләрдән гариза алынган, 10 көн эчендә эш башкарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев