Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар узган елда күбрәк төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык сыйфатына зарланган

Барлыгы район җитәкчелеге адресына гражданнардан 567 мөрәҗәгать кабул ителгән.

Узган ел район җитәкчелеге адресына гражданнардан телдән 567 мөрәҗәгать кергән, шуларның 72 се — авыл кешеләреннән. 220се уңай хәл ителгән, 317се эшкә алынган, 30 проблемалы мәсьәлә кабул итү вакытында хәл ителгән.

Сорауларның күп өлеше (аерым алганда — 15) юлларны, тротуарларны, балалар һәм спорт мәйданчыкларын төзекләндерү һәм төзү, агачларны кисү, йорт яны территорияләрен төзекләндерү, кар чистарту кебек мәсьәләләргә кагылган.

Актуальлек буенча икенче тема — торак-коммуналь хуҗалык. Биредә яшәүчеләрне коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты, күпфатирлы йортларда гомуми милекне карап тоту, ТКХ өчен түләү мәсьәләләре борчый. 

52 мөрәҗәгать социаль өлкәгә (мәгариф, сәламәтлек саклау, эшкә урнаштыру), 50 − инженерлык челтәрләре төзелешенә (газлаштыру, су белән тәэмин итү, яктырту объектлары), 39 − торак шартларын яхшыртуга, 26 − аграр сектор эшчәнлегенә, 9ы җәмәгать транспорты эшенә кагыла. Авыл халкын юллар, күперләр, суүткәргечләр, газ кертү, яктырту, юл хәрәкәте иминлеге, төзекләндерү, сәламәтлекне саклау мәсьәләләре борчыган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев