Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар “Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” хәйрия акциясе кысаларында азык-төлек җыелмалары ала башлады

Бу акциягә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов старт бирде.

Бирү пунктларының берсе 6нчы мәктәп булды. Бу көнне ярдәм алучылар арасында күп балалы Гарнаевлар гаиләсе дә бар иде.

– Балаларым бишәү, иң кечкенәсенә 1 яшь. Гаиләбез зур һәм мондый ярдәм безгә бик кирәк иде. Азык-төлек җыелмалары алу бик яхшы булды. Изге Рамазан аенда безне игътибарсыз калдырмаулары куандыра, – дип фикерләре белән уртаклашты Гүзәлия Гарнаева.

Азык-төлек җыелмаларын “үзмәшгульләр”, шулай ук кризистан аеруча зыян күргән тармакларда эшләүче шәхси эшмәкәрләр дә алды. Зотовлар гаиләсе дә әлеге категориягә керә. Алар инде 28 марттан бирле эшләми, һәм бу ярдәм бик урынлы булган.

– Тиздән эшебезне яңадан башлап җибәрергә рөхсәт итәрләр дип өметләнәбез, гаиләбезне үзебез тәэмин итә алыр идек, – ди алар.

Билгеләп үтик, акция бөтен республика буенча үткәрелә һәм мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

– Барлык исемлекләр дә ТР Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан төзелгән. Бу – күп тапкыр үткәрелә торган акция. Май дәвамында һәм июнь башында алабугалылар тагын өч тапкыр азык-төлек җыелмалары алачак, – дип аңлатты район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина.

Республика акциясе кысаларында азык-төлек җыелмалары түбәндәге категория гражданнарга бирелә:

- җан башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан (8 938 сум) кимрәк булып, составларында 8 яшьтән өлкәнрәк балалары булган һәм балалар пособиесе алучы гаиләләрдән балалар;

- җан башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләр (ата-аналарның берсе алимент түләүдән баш тарткан очракта);

- опека һәм попечительлек вазифалары түләүсез нигездә башкарыла торган гаиләләр;

- социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр;

- керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган, 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче пенсионерлар;

- “үзмәшгульләр”нең һәм кризистан аеруча зыян күргән тармакларда эшләүче шәхси эшмәкәрләрнең балалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев