Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар үз туган көннәрендә Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнаша

Бүген илнең Төп законына төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү уза.

"Новая Кама"ның сайт мөхәррире өчен тавыш бирү көне икеләтә бәйрәм булды. Бүген ул үзенең туган көнен билгеләп үтә. 
Венера Хәбибрахманова 9нчы мәктәптә урнашкан 1399нчы сайлау участогына үзенең гражданлык бурычын үтәргә килде. Бөтен процесс санитар кагыйдәләрне үтәп узды. 
Тән температурасын үлчәп, кулларын эшкәрткәннән соң, ул бюллетень алды һәм тавыш бирү өчен кабинкага узды. 
Исегезгә төшерәбез, бүген илнең Төп законына төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү уза. Сайлау участоклары сәгать 20.00гә кадәр ачык булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев