Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр

«Бердәм Россия» партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсе чираттагы тапкыр халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне уздыра. 

20 ноябрьдә 8.00дән 16.00гә кадәр «Бердәм Россия» партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсе, Халыкара әниләр көненә багышлап, чираттагы тапкыр халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне уздыра. 
Санитар-эпидимиологик вәзгыятьне исәпкә алып, әлеге чара дистанцион форматта, ягъни телефон аша уздырыла. 
Онлайн-консультацияләрне алып баралар:
-8.00-10.00 — О.С.Косинцева, Пенсия фонды идарәсенең клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе;
-10.00-12.00 — А.З.Кадыйрова, Алабуга суд приставлары хезмәте җитәкчесе урынбасары;
-12.00-14.00 — И.С.Хөснетдинова, Алабуга техник инвентаризация бюросы җитәкчесе;
-14.00-16.00 — Р.С. Салихов, адвокат, Россия юристлары Ассоциациясе әгъзасы.
Алдан язылу һәм өстәмә мәгълүмат алу 3-48-10 телефоны буенча.
Урыннарда халыкны 9.00дән 11.30га кадәр ТР Алабуга нотариаль округ нотариуслары кабул итә:
— Нефтьчеләр пр., 23, — Петр Ильич Кедров (тел. 3-13-00); 
— Нефтьчеләр пр., 34а, — Раушания Рифкатовна Минһаҗева (тел. 3-89-85);
— Казан урамы, 5, — Марина Александровна Нигамәдҗанова (тел. 7-08-86).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев