Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларга эшлекле киңәшмәдә бүләкләр тапшырылды

Бүген эшлекле сишәмбе бүләкләүләрдән башланды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы белән нәтиҗәле хезмәте һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеген тәэмин итүдә шактый зур өлеш кертүе өчен АMP Советының оештыру бүлеге баш белгече Сабирова Венера Хәмит кызына рәхмәт белдерелде.

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Алабуга муниципаль районы башлыгы боерыгы белән озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасы финанс системасын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен финанс-бюджет палатасының үзәкләштерелгән бухгалтериясенең әйдәп баручы икътисадчысы Егорова Пелагея Григорьевнага рәхмәт белдерелде.

Шулай ук, 9 нчы урта мәктәпнең информатика буенча 100 балл җыйган 11 сыйныф укучысына DNS цифрлы һәм көнкүреш техникасы кибетенә 15 000 сумлык сертификат тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев