Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларга пенсия түләүләрен арттырачаклар

Агымдагы елның 1 гыйнварыннан иминият пенсияләре – 6,6 процентка, акчалата эквивалентта уртача 880 сумга артты.

Әйтик, картлык буенча пенсиянең уртача күләме 14847 сум тәшкил итте. “Һәр пенсионерның пенсиясенә өстәмә, аның пенсиясе күләменә бәйле рәвештә, индивидуаль арта. Пенсия күләме никадәр югарырак булса, индексациядән соң өстәлүче сумма шулкадәр зуррак була”, – дип билгеләп үтте Пенсия фонды идарәсе башлыгы Елена Глинская. Февраль аенда айлык акчалата түләүләрне 3 процентка индексацияләү көтелә, 1 апрельдән социаль пенсияләр 7 процентка индексацияләнә. Август аенда 2019 елда эшләүче пенсионерларга пенсияне яңадан исәпләячәкләр. Максималь өстәмә 279 сум тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев