Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларга су коену шәһәр пляжында гына рөхмәт ителә

Су температурасы 18 градустан да югары күтәрелүгә, коткаручылар посты куелачак.

Коену чоры башланыр алдыннан, сулык төбе тикшерелеп, су керергә яраган урыннарда билге куелачак. Бу хакта Алабуга районы буенча ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе башлыгы Николай Доронин хәбәр итте. 
− Үткән ел коткару посты эшчәнлеге өчен кирәк булганның 90 проценты диярлек сатып алынды. Коткаручылар әзер, − ди Николай Доронин һәм суда куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау мөһимлеген искәртеп, рөхсәт ителмәгән урыннарга тыюның сәбәбен һәм гамәлдә булу вакытын күрсәткән аншлаглар булдырырга кирәк дип өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев