Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк

Кабул итү 25 июньдә узачак.

Җомга, 25 июнь көнне, «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм көне үткәрү планлаштырыла.

Алабугалылар ярдәм сорап Россия Пенсия фонды белгече, суд приставы, нотариус, «Татарстан Республикасы БТИ» АҖ Алабуга бүлекчәсе җитәкчесе һәм адвокатка мөрәҗәгать итә ала. Кабул итү 8.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр Тынычлык проспекты, 28 адресы буенча «Бердәм Россия» партиясенең Алабуга җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә узачак.

Белгечләр кабул итү графигы: 

-    Пенсия фонды белгече Вәлиева Валентина Николаевна 8:00 — 09:30

-    Суд приставы Кадыйрова Алия Зөфәр кызы 9:30 — 11:00

-    Алабуга нотариаль округы нотариусы Минһаҗева Раушания Рифкать кызы 11:00 — 12:30

-    «ТР БТИ» АҖ Алабуга бүлекчәсе җитәкчесе Хөснетдинова Ирина Семеновна 12:30 — 14:00

-    Адвокат Лысый Василий Петрович 14:00 — 15:30

Архив фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев