Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларга тупыл мамыгының нәрсә белән куркыныч булуын белергә кирәк

Көтеп алган җәйнең беренче ае – июньнең көтелмәгән яклары да бар.

Июньдә урамнар тупыл мамыгы белән тула. Куак тирәләренә, юл читләренә өелеп, алар кар көртләрен хәтерләтә башлый. Каникулга чыккан балаларның кайберләре өчен тагын бер мавыгу — шушы ак мамык белән уйнау. Күз, колак, борыннарга кереп, кычыттырып аптыратудан тыш, аның бик тә куркыныч ягы барыбызга да яхшы билгеле, ул — тиз янып китүчән. Яна башласа, аякка, киемгә үрләп, кешегә зыян салырга мөмкин. Йортлар, гаражлар почмакларында, корылмалар арасында тупланып яткан әлеге мамыкны даими җыярга, аңа су сибәргә, балаларга һәм яшүсмерләргә яндырырга юл куймаска кирәк.
26нчы янгын-коткару частеның янгыннарны кисәтү бүлеге инспекторы Наталья Филатова, тупыл мамыгы янып китмәсенгә, шәһәр кешеләренә дә, оешмаларга да юлларны, ишегалларын, тротуарларны көн дә чистартып, җыештырып, су сибеп торырга тәкъдим итә. 
— Яшүсмерләр һәм балаларның мамык яндырып уйнауларын кисәтү мөһим, — ди ул. — Гади генә кагыйдәләрне саклау да янгын булдырмаска ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев