Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларны диспансерлаштыруга чакыралар

Городищенская урамындагы табиб амбулаториясе коридорында кеше күп җыелган. Бу — диспансерлаштыруга килгән пациентлар.

Алар арасында алабугалы Светлана Николаева да бар. Ул 2007 елдан башлап гипертония авыруыннан җәфа чигә, шуңа күрә дә үз сәламәтлегенә ул аеруча игътибарлы. Светлана ханым сүзләренчә, сәламәтлегендә булган үзгәрешләрне вакытында дәвалау мөмкинлеге булсын өчен диспансерлаштыруны ул ел саен уза. 

— Светлана ел саен тикшеренеп, анализлар биреп тора. Без аңа кирәкле препаратларны язабыз, ул аларны вакытында кабул итә, кан басымы күрсәткечләре буенча махсус көндәлек алып бара, − ди гомуми практика табибы Венера Бекбулатова.
18 яшьтән 39 яшькә кадәрге кешеләргә диспансерлаштыру өч елга бер мәртәбә үткәрелә. 40 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк пациентлар аны ел саен узарга мөмкин, дип искә төшерде табиб. 

Диспансерлаштыру вакытында флюорография үтәргә, ирләрне һәм хатын-кызларны тикшерү кабинетында булырга, электрокардиограмма узарга, шикәр һәм холестерин күләмен билгеләү өчен кан анализы тапшырырга кирәк булачак. Аерым яшь категориясенә караган кайбер пациентлар шулай ук маммография һәм ФГДС процедурасын уза. 

Венера Бикбулатова сүзләренчә, бу — онкология авыруын вакытында ачыкларга ярдәм итүче бик мөһим тикшерүләр.

— Минем тәҗрибәмдә, әлбәттә, җитди авыруларны ачыклау очраклары булды. Минем күптәнге пациентым диспансерлаштыруны узды һәм анда онкология таптылар. Вакытында ачыкланганлыктан, операция уңышлы булды, хәзер пациент тернәкләндерү процедуралары уза, − дип сөйләде табиб. 
Исегезгә төшерәбез, диспансер тикшерүләре үтү өчен алдан языласы түгел. Ул бушлай үткәрелә. Моның өчен паспорт һәм мәҗбүри иминиятләштерү полисы белән участок терапевтына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев