Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларны «Китапны яратып бүләк ит!» акциясендә катнашырга чакыралар

2 февральдән 14 февральгә кадәр һәркем китапханәгә балалар китаплары бүләк итә ала.

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы алабугалыларны «Китапны яратып бүләк ит!» Бөтенроссия акциясендә катнашырга чакыра.

14 февральдә дөньяның күп кенә илләрендә Халыкара китап бүләк итү көне билгеләп үтелә. «Китапны яратып бүләк ит!» дип аталган бишенче Гомумроссия акциясе шушы датага багышланып үткәрелә.

2 февральдән 14 февральгә кадәр һәркем китапханәгә балалар китаплары бүләк итә ала.

Шәһәр китапханәләренең адреслары:

— Үзәк балалар китапханәсе — Казан урамы, 15

— Балалар китапханәсенең 3нче санлы филиалы — Нефтьчеләр проспекты, 24

— Шәһәр китапханәсенең 5 нче санлы филиалы — Әйләнеч шоссе, 37

— Шәһәр китапханәсенең 6 нчы санлы филиалы — Тугаров урамы, 28А

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев