Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларны янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәргә чакыралар

6 апрельдән “Түбән Кама” милли паркы территориясендә янгын куркынычы чоры игълан ителде, тәүлек буе янгынга каршы хезмәтләрнең дежурлыгы алып барыла.

3 һәм 4 апрельдә милли парк территориясендә, Танай болыннары районында корыган үлән януның беренче очраклары ачыкланды инде. Бу вакыттан башлап милли парк чикләрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә кирәк.

Нәрсә эшләргә ярамый:

- учак ягарга, шулай ук эшләрне башкарганда ачык ут кулланырга;

- шырпы, тәмәке, пыяла ташларга;

- май яки бензин, керосин һәм башка ягулык матдәләре сеңгән материалларны калдырырга;

- урманнарны көнкүреш, төзелеш, сәнәгать калдыклары һәм башка төр чүп белән чүпләргә.

Милли парк искә төшерә: янгын куркынычы чорында янгын куркынычсызлыгы дәрәҗәсе күмәк хезмәт нәтиҗәсе булып тора, ә кагыйдәләрне үтәмәү административ һәм җинаять җаваплылыгына китерә. “Түбән Кама” милли паркы территориясендә янгын чыкканын күрсәгез, кичекмәстән 01 (стационар аппарат), кәрәзле телефоннан – 101 яки 112 бердәм ашыгыч ярдәм телефоны буенча хәбәр итегез, шулай ук түбәндәге номерлар буенча шалтыратырга мөмкин: Чаллы участок урманчылыгының янгын-химик станциясе диспетчеры – 8-917-910-42-49, Алабуга участок урманчылыгының диспетчеры – 8 (85557)7-36-15.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев