Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыны баласын карамаган өчен хөкем иткәннәр

Гражданка К. әйтеп үтелгән җинаятьне кылуда гаепле дип табылган һәм аңа 200 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләнгән.

Алабуга шәһәр прокуратурасы моңа кадәр хөкем ителгәне булмаган 35 яшьлек алабугалы хатын-кызга карата дәүләт гаепләвен хуплаган, аның кылган гаебе РФ Җинаять кодексының 156 маддәсендә каралган җинаятькә карый («Балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәү»).

Прокурор ярдәмчесе Семен Гришин хәбәр итүенчә, алдан тикшерү барышында 2016 елда туган кече яшьтәге баланың анасы буларак, гражданка К., РФ Гаилә кодексы таләп иткәнчә, балигъ булмаган баланы тәрбияләргә, әхлакый, психик һәм физик үсешен кайгыртырга бурычлы.

Шулай булса да, гражданка К. югарыда күрсәтелгән бурычларын үтәмәгән, спирты эчемлекләр белән мавыккан, бәләкәй баласы белән бергә яшәгән торагын җыештырмаган, баланы ашамлыклар белән тәэмин итмәгән, медицина ярдәме күрсәтмәгән, баласы алдында начар сүзләр кулланган.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган, кылган гамәлләренә үкенгән. Гражданка К. әйтеп үтелгән җинаятьне кылуда гаепле дип табылган һәм аңа 200 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләнгән. 
Хөкем карары үз көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев