Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыны караклык өчен хөкем иттеләр

Зыян күрүчегә 5 500 сумлык матди зыян китерелгән.

Шәһәр суды тарафыннан Алабуга кешесенә карата кузгатылган җинаять эше каралды. 

Җинаятьче белә торып эш итеп, кеше киеменең кесәсеннән 3000 сум, өстәлдән яшерен рәвештә 2 500 сум күләмендә акча урлаган.

Җинаятьчел гамәлләр нәтиҗәсендә зыян күрүчегә 5 500 сумлык матди зыян китерелгән.

Хөкем ителүче үз гаебен таныган, тәүбә иткән һәм китерелгән зыянны капларга вәгъдә биргән.

Гаепләнүченең шәхесе турындагы мәгълүматларны, гаепне тану, аның тәүбә итүен, яшәү урыны буенча канәгатьләнерлек характеристикасын, гаепләнүченең һәм аның туганнарының сәламәтлеге торышын, шулай ук аның нарколог һәм психиатр табибларында исәптә тормавын исәпкә алып, суд аны РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 1 өлеше буенча гаепле дип таныды һәм аңа 80 сәгатькә мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләде.
Хөкем карары законлы көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев