Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыны законсыз рәвештә кабаннарны аткан өчен хөкем иткәннәр

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган.

Шәһәр суды тарафыннан 2020 елның язында, лицензиясе булмаган килеш, 3 кыргый хайванны (бер ана һәм ике ата кабан дуңгызы) атып үтергән алабугалыга карата җинаять эше аерым тәртиптә каралган. Ир-ат 10,25 калибрлы «Сайга 410» моделендәге шома көпшәле мылтык кулланган. Гаепләнүче җинаять кылуда үз гаебен тулысынча таныган. Хокук бозучы ТР Дәүләт аучылык фондына 330 мең сумлык зур матди зыян салган, шул рәвешле хайваннар дөньясына экологик зыян китергән. Суд карары нигезендә, ир-ат РФ Җинаять кодексының 258 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табылган, 3 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән. РФ Җинаять кодексының 73 маддәсе нигезендә, билгеләнгән җәзаны 1 ел 6 айга сынау срогы белән шартлы төстә дип санарга кирәк. Хөкем карары законлы көченә 2020 елның 12 октябрендә кергән.
фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев