Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың 37 чыгарылыш сыйныф укучысы мәктәпне бишле билгеләренә тәмамлаган

Алабугада бердәм дәүләт имтиханнары башланды. География, химия, рус теле һәм әдәбияты буенча БДИ узды инде.

Алабуганың биш чыгарылыш сыйныф укучысы чыгарылыш имтиханнарында 100 балл җыйды: бер чыгарылыш сыйныф укучысы — химия, бер — әдәбият һәм өч укучы — рус теле буенча.

Быел Алабуга районында барлыгы 805 укучы 9нчы сыйныфны, ә 11нче сыйныфны 377 укучы тәмамлады. Алабуга шәһәренең 37 чыгарылыш сыйныф укучысы «Укудагы аерым уңышлары өчен» медале белән бүләкләнәчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, алтын медаль алу өчен 11нче сыйныф өчен кызыл аттестат алган укучылар БДИны беренче тапкырдан уңышлы тапшырырга тиеш. «Рус теле», шулай ук «профильле» математика буенча БДИ нәтиҗәләре буенча 70 балл җыярга яки «база» буенча бишле алырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев