Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың 4нче микрорайонында урнашкан Бакый Урманче урамында яңа асфальт барлыкка киләчәк

Яңартылган юл Бакый Урманче һәм Чапаев урамнары чатыннан башлана һәм 39нчы балалар бакчасына кадәр дәвам итәчәк.

Шәһәрнең 4нче микрорайонында урнашкан Бакый Урманче урамында эш кайный — тиздән биредә яңа асфальт барлыкка киләчәк.
Бу атнаның сишәмбесендә юлчылар асфальт җәюгә кереште, ә бер атна элек иске катламны алдылар. Яңа асфальтлы участокның озынлыгы 800 метр тәшкил итәчәк. Яңартылган юл Бакый Урманче һәм Чапаев урамнары чатыннан башлана һәм 39нчы балалар бакчасына кадәр дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез, алабугалылар берничә тапкыр әлеге юлның начар булуына, шул исәптән күп санлы чокырларга зарланды.
Прораб Айдар Мурзин билгеләп үткәнчә, юлны асфальтлауны инде Сабантуйга төгәлләячәкләр. Бүгенге көндә эшләр тәмамланган диярлек. Быел шәһәрдә һәм районда 8 километрга якын юл өслеге ремонтланачак, дип хәбәр иттеләр башкарма комитетта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев