Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың 4нче микрорайонындагы паркны төзекләндерү эшләре дәвам итә

Парктагы эш 80 процентка диярлек төгәлләнгән.

Алабуганың 4нче микрорайонындагы паркны төзекләндерү эшләре дәвам итә. Төзүчеләр һәм электриклар көн саен бу урында үз эшләрен башкарган арада, шәһәр халкы түземсезлек белән аның тәмамлануын көтә.
Нәтиҗәсе күренә башлаган инде: җәяүле сукмаклары, борыс тротуарлар, балалар мәйданчыгы, яктыртылыш, этләр йөртү урыны.

«АМР Башкарма комитеты каршындагы Төзелеш департаменты» МУП директоры Равил Шәрипов әйтүенчә, парктагы эш 80 процентка диярлек төгәлләнгән. Брусчатка тулысынча салынган, ком китерелгән, озакламый кече архитектура формаларын урнаштыра башлаячаклар, 2 километрга сузылган сукмаклар барлыкка килгән, такта түшәү өчен субайлар сугылган. 

Парк берничә өлешкә бүленгән. Биредә тыныч кына утырып ял алырга, яшеллеккә сокланырга, физик күнегүләр ясарга, йорттагы җан ияләрең белән чыгып йөрергә була.

Георгий паркы — 4нче микрорайонда яшәүчеләрнең яратып ял итә торган урыннарыннан берсе. Үз вакытында ул агачлык кына иде, ләкин соңгы берничә елда монда турниклар, эскәмияләр һәм чүп савытлары куелды.

− Без, пенсионерлар, паркта скандинавия йөреше белән шөгыльләнәбез. Монда бик ошый, саф һава сулыйбыз, кошлар сайравын тыңлыйбыз. Хәзер яңартып бетерүләрен көтәбез, − дип фикерен уртаклаша Екатерина Сидорова.

− Балаларым икәү, олысы балалар бакчасында чакта, кечкенәсе белән паркта күп йөри идек, без бу урынны бик яратабыз, − ди Юлия Зәйнуллина.

Биредә эш «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында бара. Паркны һәм аңа терәлеп торган Мәрҗани урамындагы скверны төзекләндерүгә федераль һәм республика бюджетларыннан 64,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Проект җәмәгать киңлекләрен үстерү программасына кертелгән, аны җөмһүриятебез Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова җитәкли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев