Алабуганың 5нче мәктәбендә капиталь ремонт бара
15 августка учреждениене капиталь ремонтлауны тулысынча төгәлләү планлаштырыла.
5нче мәктәптә демонтаж эшләре тулы куәтенә бара. 136 миллион сумның 7 миллион сумы үзләштерелгән, 15 августка учреждениене капиталь ремонтлауны тулысынча төгәлләү планлаштырыла.
Сүз уңаеннан, бу шәһәрнең мәгариф учреждениеләренә кагылышлы барлык яңалыклар да түгел. Шулай итеп, Әнвәр Бакиров исемендәге 1нче музыка мәктәбен капиталь ремонтлау да финиш сызыгына чыкты. Биредә эшләр 60 процентка төгәлләнгән.
– Бу безнең нефтьчеләребез ярдәме белән мөмкин булды. Без мәктәпне капиталь ремонтлау программасына кердек, әлеге мәктәп моны инде берничә дистә ел көтте. Бүгенгә 31 миллион сумның 20 миллион сумы үзләштерелгән, 1 августка без объектта эшләрне тулысынча тәмамларга һәм аны файдалануга тапшырырга ниятлибез, – дип билгеләп үтте район башкарма комитеты житәкчесе урынбасары Ленар Нургаянов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев