Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың 80 медицина хезмәткәре МИЗдан өстәмә түләүләр алачак

Түләүләр коронавирус инфекциясенә шикләнелгән пациентлар белән эшләүче медицина хезмәткәрләренә каралган.

Алабугада коронавирус инфекциясенә шикләнелгән пациентлар белән эшләүче 80 медицина хезмәткәре хезмәт хакына өстәмә түләүләр алачак.

Әлеге максатларга махсус икътисади зона җитәкчелеге “Алабуга” резидентлары белән берлектә 3,5 миллион сумнан артык акча бүлеп биргән. Бу хакта “Алабуга” МИЗның резидентлар белән хезмәттәшлек, инженерлык потенциалын үстерү һәм эксплуатацияләү буенча генераль директоры урынбасары Тимур Минһаҗев хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, өстәмә түләүләрне табиблар гына түгел, шәфкать туташлары да, шулай ук “ашыгыч ярдәм” машина йөртүчеләре дә алачак. Хезмәт хакына өстәмә акчаларны өч ай дәвамында түләү каралган.

– Шуны әйтәсем килә, бу түләүләр федераль хакимият бүлеп биргән акчалардан тыш биреләчәк. Без моны үз инициативабыз белән эшлибез. Беркем дә безне мәҗбүр итмәде. Ни өчен? Чөнки биредә утызга якын завод бар, аларда 8 меңнән артык кеше эшли, бу әле подрядчыларны исәпкә алмаганда. Берәр нәрсә була калса, барыбыз да хастаханәгә мөрәҗәгать итәбез. Ә кешеләр сәламәт булса, заводлар да гадәттәгечә эшли башлаячак.

Билгеләп үтик, “Алабуга” МИЗы пандемия башланганнан бирле үк Үзәк район хастаханәсенә актив ярдәм күрсәтә. Әйтик, шушы көннәрдә Үзәк район хастаханәсе махсус икътисади зона җитәкчелегеннән кандагы кислород дәрәҗәсен үлчәү өчен өч дистә пульсоксиметр, ике кондиционер һәм бер тапкыр кулланыла торган 14 мең битлек алган. “Алабуга” МИЗның матди-техник тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Руслан Бикбаев сөйләвенчә, ярдәм максатчан, ягъни хастаханә ихтыяҗларыннан чыгып күрсәтелә.

– Без Алабуга үзәк район хастаханәсе җитәкчелеге белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Җиһазлар сатып алганчы, хәзерге вакытта нәрсә кирәклеген белешәбез. Мәсәлән, РКТ кабинетында (рентген-компьютер томографиясе. – Авт. иск.) кондиционерлар урнаштыру зарурлыгы турында алар безгә үзләре хәбәр итте.

Чыннан да, рентген-компьютер томографиясе кабинетында кондиционерларны алыштыру ихтыяҗы инде күптән барлыкка килде, – ди рентген кабинеты мөдире вазифаларын башкаручы Андрей Ившин. Аның сүзләренә караганда, эш вакытында магнит-резонанс томографиясе (МРТ) аппараты автомобиль двигателе кебек җылына. Әгәр дә аны суытып тормасаң, ул сафтан чыгарга мөмкин.

– Бу аппарат диагностика өчен бик мөһим. Ул күкрәк читлеге, корсак куышлыгы, терәк-хәрәкәт аппараты органнарын тикшерә. Бу аппарат түбән температуралар шартларында эшли. Аның өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен безгә кондиционер бик тә кирәк иде.

Үзәк район хастаханәсенең баш шәфкать туташы Чулпан Заманова сүзләренә караганда, хастаханәгә “Алабуга” махсус икътисади зонасы тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм бәяләп бетергесез. Пандемия башланганнан бирле алар 6 саклагыч щит, 35 пульсоксиметр, 10 комбинезон, 100 респиратор, 2 контактсыз термометр һәм 20 меңгә якын битлек тапшырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев