Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың 9нчы мәктәбендә директор алышынды

Әлеге вазифага Виталий Вегера билгеләнде.

Шәһәрнең 9нчы мәктәбе укытучыларына башка директорны тәкъдим иттеләр, яңа җитәкче — Виталий Вегера. 
Моңа кадәр Танайка авыл мәктәбендә ул шул ук вазифаны башкарды. Мәктәп мөгаллимнәрен яңа директор белән районның Мәгариф идарәсе башлыгы Елена Терентьева таныштырды.
Виталий Николай улы Алабуга педагогия институтының тарих-юридик факультетын тәмамлаган. Мәгариф өлкәсендә эшләвенә сигез ел. Костенеево авыл мәктәбе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары, аннары Алабугада 6нчы урта мәктәп директорының методика эше буенча урынбасары булып эшләгән, соңгы өч елда Танайка мәктәбен җитәкләгән. Шул вакыт эчендә үзен методиканы белүче җитәкче итеп таныткан.
— Миңа сезнең белән, сезгә минем белән эшләве бик рәхәт булыр дип уйлыйм. Мәктәп тагын да зуррак җиңүләргә һәм уңышларга барсын өчен, без дустанә, креатив эшләячәкбез, — диде Виталий Вегера, укытучыларга мөрәҗәгать итеп.
Виталий Николай улы бүген белем бирү сыйфатын күтәрүнең әһәмиятле булуын әйтеп үтте. Моннан тыш, ул мәктәптә өстәмә белемне үстерергә нияте барлыгын белдерде. 
Елена Терентьева сүзләренә караганда, мәктәпнең моңарчы эшләгән директоры Валентина Скотарь лаеклы ялга киткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев