Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың 9нчы урта мәктәбендә капиталь ремонт тулы көченә бара

Уку йорты быел республика программасы буенча ремонтлана.

Хәзер эшчеләр фасадны төзекләндерү белән шөгыльләнә. Бинаның өч ягы да эшләнгән, алгысы гына калган. Мәктәп директорының административ-хуҗалык бүлеге буенча урынбасары Галия Миңнегалиева аңлатуынча, бүгенгә тәрәзә блоклары тулысынча алышынган, фасад 70 процентка ремонтланган. Керү ишекләре заманчарагына алыштырылган. Эчке якта холл да үзгәрәчәк. Чиратта — түбә һәм индивидуаль җылылык пункты (ИҖП).
— Түбә һәм ИҖП буенча мәсьәлә әлегә хәл ителә. Түбә ике урыннан ага, ул инде өлешчә төзекләндерелгән иде, тулысынча ясарга кирәк, — ди Галия Миңнегалиева.
Капиталь төзекләндерү эшләрен «Капиталь төзелеш идарәсе» ҖЧҖ башкара. Нинди чимал кулланулары турында әлеге җәмгыятьнең директор урынбасары Руслан Шәфигуллин сөйләде:
— Фасадны җылыту өчен без минераль мамыктан файдаланабыз. Керү юлы пыялалы алюминий витраждан ясалган. Бу махсус җылы алюминий, ул нәкъ менә керү юлларын эшләүдә кулланыла. Түбә һәм индивидуаль җылыту пункты буенча электрон сатулар (торг) уздырылачак, аның нәтиҗәләренә карап, бу эшкә кем алынасы ачыклана. Сметасы төзелгән инде. Барлык эш төрләренә гарантия вакыты — 5 ел.
Уку йорты быел республика программасы буенча ремонтлана. Моның өчен республика бюджетыннан 26,4 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев җирле бюджеттан тагын өстәмә 10 миллион сум акча бүлеп бирү турында карар кабул итте.
Шәһәрнең 9нчы урта мәктәбе 1990 елның 2 ноябрендә беренче тапкыр ишекләрен ачты. Мәгариф идарәсеннән хәбәр итүләренчә, киләсе елларда 8 һәм 10 санлы мәктәпләрдә капиталь ремонт планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев