Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың «Чебурашка» паркы Россиянең иң яхшы 30 иҗтимагый киңлеге арасына керде

«Чебурашка» — шәһәрлеләрнең һәм балаларның иң яраткан ял итү урыннарының берсе.

Россиядә архитектура, шәһәр төзелеше, төзелеш технологияләре һәм дизайн буенча әйдәп баручы «Проект Россия» профессиональ журналы халыкара жюри бәяләмәсе нигезендә рейтинг бастырды. Татарстанның берьюлы дүрт иҗтимагый киңлеге шәһәр архитектурасында әлеге юнәлештәге дизайнның иң яхшы 30 проектына керде. Ландшафт буенча белгечләр тарафыннан Алабугада «Чебурашка» паркы, Биләрдә «Изге чишмә» («Святой ключ») тарихи-мәдәни паркы, Яр Чаллыда «Азатлык» мәйданы һәм Казанда «Имәнлек» урман паркына югары бәя бирелгән. Шуны билгеләп үтик, «Чебурашка» паркын яңарту проекты 2018 елда Россия Төзелеш министрлыгының «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр» конкурсында җиңеп чыкты, экспертлар һәм Алабуга халкы белән берлектә проект семинарлары барышында эшләп бетерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев