Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта тоз бүлмәсе ачылды

Бүлмәне төзекләндерү өчен, Соль-Илецкидан алып кайткан бер тонна ярым тоз кулланылган.

Бу «Соллерс Форд» компаниясенең иганә ярдәме нәтиҗәсендә мөмкин булды, Ford Fund белән берлектә, ул медицина функциональ өч секцияле караватлар, шулай ук картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортның тоз мәгарәсе өчен җиһазлар сатып алган һәм тапшырган.

— Мөмкинлекләребез булганда без һәрвакыт социаль учреждениеләргә, шул исәптән өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар яши торган оешмаларга ярдәм итәргә тырышабыз, — ди «Соллерс Форд» компаниясенең җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге башлыгы Индира Сәлимгәрәева.

Тоз мәгарәсе — иммунитетны ныгыту һәм салкын тиюләрне булдырмый калуның гади, әмма ышанычлы ысулы, бу безнең заманда, бигрәк тә коронавирус эпидемиясе чорында бик мөһим.

Интернат-йорт директоры Кирилл Мокшин сүзләренчә, бүлмәне төзекләндерү өчен, Соль-Илецкидан алып кайткан бер тонна ярым тоз кулланылган.

— Барысы да 100 мең сум күләмендә грант отудан башланды. Аннары интернат-йортта мондый бүлмәне оештыру тәкъдиме белән безгә «Соллерс Форд» мөрәҗәгать итте һәм, «Картлык — шатлык» хәйрия фонды белән берлектә, тоз бүлмәсе җиһазланды. Гомумән алганда, әлеге бүлмә 380 мең сумга төшкән.

Бер үк вакытта бүлмәдә биш кеше булырга мөмкин. Ә инде картлар йортында яшәүчеләрнең барысы да бу процедураны ала алсын өчен махсус график төзелгән, аның нигезендә алар атнага ике тапкыр тоз бүлмәсенә йөриячәк. Процедура 30-40 минут дәвам итә.

Интернат-йортта яшәүчеләр тоз мәгарәсендә булып, аның файдасына бәя бирделәр инде. Билгеләп үтүләренчә, анда булганнан соң, алар тынычлана, арыганлыктан һәм депрессиядән арына.

— Гомумән, искиткеч бүлмә. Бирегә киләсең дә, тынычланасың. Бөтен җирдә тынлык, салмак музыка яңгырый, хәтта йокларга да була, — ди биредә яшәүче Валерия Камилова.

Сулыш системасы авырулары булган кешеләргә тоз мәгарәсенә керү каралган; ул шулай ук кан әйләнешен яхшырту максатыннан гипертоникларга; җәрәхәтләрдән яки ОРВИдан соң, Covid-19ны да кертеп, тизрәк тернәкләнергә ярдәм итә. Тоз бүлмәсе озакка сузылган депрессия, төшенкелек, нерв киеренкелеге белән көрәштә дә нәтиҗә бирә. Ә иң мөһиме, тоз мәгарәсендә уңай йогынты медикаментлар кулланмыйча башкарыла: организмдагы җитешсезлекләрне табигать үзе дәвалый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев