Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың ковид госпиталендә 15 кеше дәвалана

Авыручылар арасында 5 айлык бала да бар.

Бу хакта бүген атналык оператив штабта хәбәр ителде. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, бер атна эчендә 7 яңа авыру ачыкланган, аларның 3се — пенсионерлар, 2се — 37дән 43 яшькәчә алабугалылар, берсе декрет ялындагы әни кеше һәм бер 5 айлык бала.

Узган атнада шулай ук 17 объект — мәктәпләр, балалар бакчалары, сәүдә һәм җәмәгать туклануы объектлары тикшерелгән, санитар-эпидемиологик чараларны бозган өчен 4 беркетмә төзелгән.

Агымдагы атна эчендә чит илләрдән 3 кеше кайткан, алар үз вакытында (ягъни 3 көн дәвамында) тикшерелгән һәм бу хакта дәүләт хезмәтләре порталында мәгълүмат биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев