Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың Ленин мәйданында «Осталар ярминкәсе» эшен дәвам итә

Биредә декоратив-гамәли сәнгать осталары ясаган кул эшләнмәләрен сатып алырга була. 

Ленин мәйданында Алабуганың декоратив-гамәли сәнгать осталары ярминкәсе дәвам итә. 

Мәйданда урнаштырылган кечкенә генә өйләрдә курчаклар, бизәнү әйберләре, музыкаль инструментлар, кулдан эшләнгән уенчыклар сатып алырга була.

Әлеге уңайлы ярминкә йортларының берсендә алабугалы Гали Хәкимов сәүдә итә. Останың кул эшләнмәләренә бәя 5 сумнан башлана. Теләге булган һәркем монда Алабуганың матур урыннары төшерелгән магнитлар, декоратив ручка һәм карандашлар, курай, картиналар, мәрҗәннән бизәнү әйберләре һ.б. сатып алырга мөмкин.

− Биредә Алабуга осталарының эшләре тәкъдим ителгән. Минем кулдан эшләнгән китапларым, кызым ясаган бизәнү әйберләре, Лидия Ломакина, Любовь Поспелованың кул эшләре куелган − дип сөйләде Гали абый.
Сатып алучылар аеруча үлән чәйләрен яратып ала икән. Аларны Гали Хәкимов экологик яктан чиста урыннарда гына җыя. Кура җиләге, чия яфраклары, сырганак яфраклары кайнатканда кабатланмас хуш ис һәм тәм бирә, алар кәефкә һәм сәламәтлеккә яхшы йогынты ясый.

− Без бу искиткеч оста кешедән «Тормыш турында китап» сатып алдык. Китапта авторның фикерләре китерелгән. Аларны башка җирдә таба алмыйсың. Үз кулларың белән ясалган һәр шундый әйбернең аерым энергетикасы булуына ышанам. Бу китапны кулда тотып торуы ук рәхәт, ул бик матур. Моннан тыш, китапны кулыма алган саен, мин аның авторын җылы хисләр белән искә алачакмын. Шундый талантлы кешеләр булуына мин бик шат, − ди Екатерина Манина.

Сатып алган әйберләреннән канәгать булган Екатерина хис-тойгылары белән озак уртаклашты. Шул вакытта Ленин мәйданына туристлар белән экскурсия автобусы килеп туктады. Кунаклар тәкъдим ителгән эшләнмәләрне кызыксынып карады, аларның ясалу тарихы белән кызыксынды, осталар белән аралашты.

− Биредә Надежда Рохлинаның эшләре тәкъдим ителгән. Ул рәсем, курчаклар тегү, бизәнү әйберләре ясау белән шөгыльләнә. Барлык эшләнмәләр дә бик пөхтә, сыйфатлы һәм үзенчәлекле булулары белән аерылып тора, − ди Нурия Карпова.

Нурия үзе уенчыклар бәйли. Ул ясаган мәчеләр һәм Тильда курчаклары беркемне дә битараф калдырмый.

− Без оныгыбыз өчен курай сатып алдык. Аңа 7 яшь ярым һәм ул төрле музыка коралларында уйный. Безнең бүләк оныгыбызның күңеленә хуш килер, дип уйлыйбыз. Курай янына инструкциясе дә куелган, − диләр Пермьнән Алабугага экскурсиягә килгән Резедә Артикова һәм Валентина Шәйдурова.

Исегезгә төшерәбез, «Осталар ярминкәсе» көн саен эшли. Анда Алабуга осталары күңел биреп, зур мәхәббәт белән башкарган кабатланмас кул эшләнмәләрен сата. Биредә һәрбер әйберне җентекләп карап сатып алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев