Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың Җәмигъ мәчетендә яшь мөслимәләр өчен рухи танып белү курслары бара

Курсларда татар телебез дә игътибарсыз калмый. Махсус «Татар теле» көннәре үткәрелә.

Алабуганың Җәмигъ мәчетендә яшь мөслимәләр өчен рухи танып белү курслары бара. 
Алар иртәнге сәгать 9.00дан көндезге 3кә кадәр дәвам итә. Анда 7 яшьтән 15 яшькә кадәр кызлар йөри.
Курсларда әхлак, Коръән дәресләреннән кала кызлар, «Йорт эшләре» дәресләрен үзләштерә. Балалар ашарга пешерү, өй җыештыру, беренче ярдәм, тегү кебек шөгыльләр белән танышалар һәм аларны практикада өйрәнәләр. 
Курслар дәвамында «Сүз остасы», «Матурлык» конкурслары, «Күңелле стартлар» кебек уен-бәйгеләр, кул эшләре һәм ашарга пешерү буенча мастер-класслар, викториналар уздырыла. Һәр көнне ислам мультфильмнары карала һәм каралган өлеше буенча әңгәмә үткәрелә. 
Музейларга, паркларга бару, ярминкәләр оештырыла. Мәсәлән, 2нче июльдә уздырылган ярминкәдә балалар үз куллары белән ясаган эшләнмәләрен, уенчыкларын, әниләре белән бергә пешергән ризыкларын саттылар. Мондый чара аларны тормышка, мөстәкыйльлеккә өйрәтә.
Курсларда татар телебез дә игътибарсыз калмый. Махсус «Татар теле» көннәре үткәрелә. Бу көннәрдә балалар татар тарихы, татар милләтенең гореф-гадәтләре һәм бәйрәмнәре белән таныша. Читек ясау буенча мастер-класс үткәрелә. Шулай ук балалардан татар телендә генә сөйләшү таләп ителә.
Яшь мөслимәләргә аралашу, теләгән эшләре белән шөгыльләнү өчен бераз ял вакыты да бирелә. Көненә ике тапкыр хәләл ризыктан пешерелгән аш-су белән туклану да каралган. Курсларның тагын бер үзенчәлеге — аның кәрәзле телефоннарсыз үткәрелүе. Балаларның телефоннары җыеп алына һәм курслар ахырында гына бирел. 
Гомумән алганда, балаларның һәр көне кызыклы, файдалы вакыйгаларга бай.

Алабуга мөхтәсибәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев