Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың Нечаев скверы төзекләндерелде

Күптән түгел Нечаев скверындагы корылмалар вандаллар кулыннан зыян күргән иде.

Кызганыч, бу — вандализм очракларының беренчесе генә түгел. Ул вакытта 4нче микрорайон халкы мәйданчык балалар өчен куркынычсыз булудан туктады дип зарланды. Кемгә комачаулаган бу матурлык? Хәер, матурлык, уңайлыклар кешеләр өчен эшләнгәнен аңламаучылар да бар.

Бер ай үтүгә, скверда утыргычлар рәтләнде, буяу эшләре башкарылды, хәзер анда матурлык хөкем сөрә. Шәһәр халкын парк һәм скверлар территориясендәге объектларга сак карарга чакыралар. Кешеләр үзләре өчен эшләнгән, булдырылган уңайлыкларны бәяләргә өйрәнсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев