Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада полилингваль мәктәп төзелеше финиш сызыгында

Киләсе айда Алабуганың 4нче микрорайонында урнашкан яңа полилингваль мәктәпне файдалануга тапшырырга планлаштыралар.

Хәзергә төзелеш эшләренең 80 проценттан артыгы башкарылган, дип ышандырды подрядчы оешма җитәкчесе. Хәзер эшчеләр яңа бинаның эчке бизәкләү эшләре белән мәшгуль — буяу, шпаклевка. Шуңа күрә бүген инде мәктәпнең эчтән ничек күренәчәген күзалларга мөмкин. Ә тиздән якындагы территорияне төзекләндерү эшләре башкарылачак, дип хәбәр итте «Адымнар-Алабуга» полилингваль мәктәбе директоры Сергей Ежов.
«Мәктәп 1224 урынга исәпләнгән. Ул июльдә файдалануга тапшырылачак. Августта ук укытучылар составы белән яңа уку елына әзерлек эшләрен башлап җибәрәчәкбез. Әмма, ачылу җәйгә планлаштырылуга карамастан, мин мәктәпне педагогик процессның төп катнашучылары — укучылардан башка ачык дип саный алмыйм. Шуңа күрә мәктәпне нәкъ менә сентябрьдә ачык дип санарга мөмкин булачак».
Мәктәпкә кергәндә үк күзгә ташлана торган беренче нәрсә — зур холл, ул тиздән лифт җиһазлары белән җиһазландырылачак. Нәкъ менә монда, беренче катта башлангыч мәктәп урнашачак. Биредә иң яшь укучылар өчен заманча җиһазлар (СанПиН таләпләренә җавап бирә торган яңа парталар, интерактив такталар, проекторлар һәм башкалар) белән җиһазландырылган кабинетлар булачак.
Аның сүзләренә караганда, яңа мәктәпнең төп горурлыгы — ике бассейн. Шуларның берсе йөзү белән яңа шөгыльләнә башлаучылар, икенчесе — тәҗрибәле йөзүчеләр өчен. Мәктәптә физкультура укытучыларыннан тыш йөзү буенча тренерлар да эшләячәк. Бинаның бу өлешендә эшләр инде тәмамланып килә.
«Болар барысы да бик мөһим, чөнки бездә тулы көн мәктәбе булачак. Димәк, балалар аның стеналарында иртәдән кичкә кадәр булачаклар. Шуңа күрә без, балалар интеллектуаль яктан гына түгел, физик яктан да үссен өчен, йөзү һәм башка спорт түгәрәкләре оештырачакбыз, Сүз уңаеннан, бу дәресләр бушлай уздырылачак».
Балалар тулы көнгә кала алсын өчен, алар кайнар аш белән тәэмин ителәчәк, өстәвенә, көненә өч тапкыр (иртәнге, төшке аш һәм полдник). Инде хәзерге вакытта ук яңа мәктәп ашханәсе дә әзерлек сызыгында, биредә хәтта өлешчә кухня җиһазлары да кайтартылган. Бер үк вакытта ул 400 кешене сыйдыра алачак.
Мәктәп турында сөйләгәндә, аны комплектлау мәсьәләсенә дә тукталырга кирәк. Техник һәм административ персоналга килгәндә, ул инде 100 процентка җыелган, педагогик коллектив белән мәктәп 90 процентка комплектланган, дип хәбәр итте Сергей Ежов. Аның сүзләренә караганда, хәзер мәктәп берничә башлангыч сыйныф укытучысы килүен көтә.
«Бу мәктәп һәркем өчен ачык. Укырга керү өчен имтиханнар тапшырырга кирәк икән, дигән имеш-мимешләр йөри, тик бу алай түгел. Белем бирү өч телдә — рус, татар һәм инглиз телләрендә алып барылачак. Белем бирү программасы бераз аерылып торачак, әмма нык түгел, аерым басым телләрне өйрәнүгә ясалачак».
Мәктәп 1-8 сыйныф укучыларын җыя. Әлегә — аңа беркетелгән территорияләрдәге яшь алабугалыларны гына . Гаризаларны кабул итү рәсми рәвештә 1 июльдән башлана. Әмма башлангыч исемлекләр бүгенге көндә формалаша инде. Әлегә анда 259 фамилия бар. Әгәр балагызның яңа мәктәпкә укырга керүен теләсәгез, Мәрҗани урамы, 26а адресы буенча мөрәҗәгать итә аласыз, ди Сергей Ежов. Бу 10нчы номерлы башлангыч мәктәп бинасы. Кабул итү вакыты — сәгать 8.00дән сәгать 17.00гә кадәр, төшке ашка бүленү белән. Гаризалар эш көннәрендә кабул ителә.
Сүз уңаеннан, Мәгариф идарәсе җитәкчелеге «Адымнар. Алабуга» мәктәбен җитәкләүне Сергей Ежовка ышанып тапшырды. Сергей Константин улы Алабугада туган, нәкъ менә безнең шәһәрдә мәктәптә укыган һәм югары белем алган. Шунда ук хезмәт эшчәнлеген башлый да. Соңгы биш елда Казанда яшәп, анда КФУның IT-лицеенда эшли, ә соңгы ел ярымда Иннополис шәһәрендә яшәгән, шунда мәктәптә эшләгән. Белеме буенча Сергей Ежов — тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев