Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың социаль учреждениеләрендә Светлана Захарова булды

Шәһәребезгә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова килде.

Үзенең эш визиты барышында ул шәһәрнең социаль учреждениеләрендә булды, аларның хезмәткәрләре белән аралашты һәм шәһәр сырхауханәсендә бер ел элек ачылган гериатрия кабинетын карады. Әлеге кабинет 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен билгеләнгән. Аның барлыкка килүе «Демография» илкүләм проекты һәм «Өлкән буын» федераль проекты ярдәмендә мөмкин булды. Биредә өлкән яшьтәге алабугалылар пенсионерлар арасында аеруча киң таралган авыруларны профилактикалау һәм дәвалау буенча табиб күрсәтмәләрен ала ала. Әмма хәзерге вакытта, эпидемиологик хәл аркасында, кабинет вакытлыча эшләми.
Светлана Захарова Алабуга сырхауханәсенең медицина персоналы белән дә аралашты. Ул бүген Республикада эшли торган программалар турында сөйләде һәм медицина хезмәткәрләренең сорауларын һәм тәкъдимнәрен тыңлады.
Шулай итеп, медиклар сырхауханә бинасының фасадын ремонтлауны һәм диагностика җиһазларын яңартуны сорады, шулай ук стационарларга капиталь ремонт үткәреләчәкме, дип кызыксынды.
«Быел ремонт бара инде. Программа киләсе елда да эшләячәк дип вәгъдә ителде,» — диде Светлана Захарова.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина да үз соравын бирде. Күтәрелгән мәсьәлә медицина белем бирү учреждениеләренә максатчан кабул итүгә кагылышлы иде, ул Россия Федерациясендә кабул итүнең гомуми кагыйдәләре нигезендә гамәлгә ашырыла. Әлеге кагыйдәләр нигезендә максатчан әзерлек өчен бюджет урыннарының гомуми саныннан 10 проценты гына бүлеп бирелә. Лилия Равил кызы, белгечләр дефициты булган тармаклар өчен бу санны арттырырга ярамыймы, дип кызыксынды.
«Бу мәсьәлә берничә мәртәбә күтәрелде, шул исәптән федераль дәрәҗәдә дә. Максатчан юнәлешне арттыру булды, ләкин, нигездә, урыннарны ординатурага өстәделәр. Без әлеге мәсьәләне хәл итү өстендә эшлибез,» — диде Светлана Захарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев