Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың Тугаров урамындагы йортны капиталь ремонттан соң матурлыйлар

Үткән елда биредә «Безнең ишегалды» республика программасы буенча ишегалдын төзекләндергәннәр иде.

Койманы һәм өлешчә үләнне җыештырганнар: Тугаров урамындагы 24нче йорт тирәсен капиталь ремонттан соң матурлыйлар.

Үткән елда биредә «Безнең ишегалды» республика программасы буенча ишегалдын төзекләндерделәр, ләкин урамнан күренеш ямьсез иде — йортны иске яшел койма һәм еш утыртылган куаклар каплап тора. Быел койманы сүтеп, чүп үләннәрне җыештыргаладылар.

— Чыннан да, иске койма бөтен күренешне бозып тора иде. Гомуми җыелыш барышында, биредә торучылар яңа койма кирәкме-юкмы икәнен хәл итте. Күпчелек тавыш белән киртә куймаска булдылар, көзен иске үсентеләр алыначак, йорт каршында ачылган урынны алга таба төрле максатка файдаланырга мөмкин булачак, — ди «Ветеран» милекчеләр ширкәтенең идарәчесе Дмитрий Сапожников.

Надежда Шевченко әлеге йортта 1977 елдан — йорт салынганнан бирле яши. Ул Алабуга районында туып үскән. Без аның үзгәрешләрдән канәгать булу-булмавы белән кызыксындык.

— Койманы алдылар, хәзер инде куркам, куаклар төбендә эчкечеләр җыелып утырмасмы дип. Куаклар да тәртипкә салынса, андый кыенлык булмастыр. Гомумән алганда, ишегалдын төзекләндерүдән канәгать. Мин машина йөртүче түгел, шуңа күрә зур парковка бик үк ошамый, әмма руль артында утыручылар өчен бу мөһим, — ди Надежда Шевченко.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев