Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың яшь педагоглары «Буревестник» лагере базасында квалификацияләрен күтәрде

Язгы каникуллар вакытында яшь мөгаллимнәр «Педагогның лидерлык потенциалын үстерү» темасы буенча квалификацияләрен күтәрде.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев яшь педагоглар белән очрашты. Очрашу «Буревестник» лагере базасында узды. Нәкъ менә шунда язгы каникуллар вакытында яшь мөгаллимнәр «Педагогның лидерлык потенциалын үстерү» темасы буенча квалификацияләрен күтәрде. Ул педагогның һөнәри эшчәнлегендә алган белемнәрен куллану өчен нәтиҗәле лидерлык күнекмәләрен үстерүгә һәм камилләштерүгә юнәлдерелгән.

Рөстәм Нуриев әңгәмә вакытында педагогларның, аның бөтен потенциалын ачу өчен, һәр балага индивидуаль якын килүне эзләргә тиешлеген ассызыклады. Шулай ук ул яшь укытучыларга грант ярдәме, мондый курсларны дәвам итү һәм төрле олимпиадаларда катнашу мөмкинлеге турындагы сорауларга да җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев