Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың яшь спортчылары беренче җиңү яулады

Йөзү буенча ярышларда Балтач, Мамадыш, Кукмара, Саба һәм Алабуга кебек шәһәр һәм районнардан 95 спортчы катнашты.

2021 елның 9 апрелендә Мамадыш шәһәрендә «Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган, 2013-2007 елгы кызлар һәм малайлар арасында йөзү буенча «Күңелле дельфин» турниры булып узды.

Ярышларда Балтач, Мамадыш, Кукмара, Саба һәм Алабуга кебек шәһәр һәм районнардан 95 спортчы катнашты.

«Олимп» спорт мәктәбенең 2012-2013 елгы 14 спортчысы Алабуга данын яклады. Тренерлары: Галимов М.И. һәм Михайлова Т.В.

2013 елгы балалар ике дистанциядә көч сынашты: күкрәктә 50 метр кроль һәм аркада 50 метр кроль, ә 2012 елгы балалар — ирекле стиль белән 100 метр һәм брасс белән 100 метр дистанцияләрдә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күп кенә тәрбияләнүчеләр мондый зур ярышларга беренче тапкыр барды. Кызлар һәм малайлар көчле әзерлек күрсәтте һәм түбәндәге нәтиҗәләргә иреште:

1 урын — Галимов Ислам (2012 елгы), ирекле стиль белән 100 метрлы дистанция

Галимова Әминә (2013 елгы), 50 метрлы дистанция, ирекле стиль

2 урын — Шәмсеева Зарина (2012 елгы), ирекле стиль белән 100 метрлы дистанция

Галимов Ислам (2012 елгы), брасс белән 100 метрлы дистанция

Галимова Әминә (2013 елгы), аркада 50 метрлы дистанция

3 урын — Потапов Матвей (2013 елгы), ирекле стиль белән 50 метрлы дистанция

Рассказов Валерий (2013 елгы), аркада 50 метрлы дистанция.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев