Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың 1 нче гимназиясендә Кышкы Сабантуй

1 нче гимназия янында зур тамаша үткәрелде. Ул уен-көлке, җыр-биюләр белән башланып китте. Бәйрәмдә, гимназия укучыларыннан тыш, шушы микрорайонда яшәүчеләр катнашты.

Кышкы "сабантуй" саф һавада уеннар белән үрелеп барды. Балаларны бәйрәм белән тәбрикләргә 6 нчы территориаль җәмәгать үзидарәсе җитәкчесе Сания Шәмсетдинова Һәм Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе методисты Айсылу Балобанова да килгән иде.

Чара барышында балалар иптәшләрен чанада тартып йөгерү, чаңгыда узышу, таяк тартышу, "Күңелле стартлар" кебек спорт уеннары белән бергә, футбол мәйданчыгында гимназия беренчелегенә футбол ярышында да катнашты. Әле "китәргә өлгермәгән" Кыш бабай белән Кар кызы да бәйрәм кунагы булды.

Кышкы "сабантуй" ярышларында җиңүчеләргә Кыш бабай капчыгыннан яңа ел бүләкләре таратылды, ә иң актив укучыга Сания Шәмсетдинованың махсус бүләге - ел символы булган маймыл рәсеме тапшырылды.

Ләюзә ВӘГЫЙЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев