Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың 1 нче гимназиясендә "Татар кызы" бәйгесе үтте (ФОТО)

Язның иң күркәм бәйрәме уңаеннан 1 нче гимназиядә районкүләм "Татар кызы-2016" бәйгесе үткәрелде. Бәйге-тамаша район мәгариф идарәсе һәм 1 нче гимназия коллективы тарафыннан оештырылган иде.

Бәйге район мәктәпләрендә белем алучы татар кызларының иҗади мөмкинлекләрен үстереп, аларның күзаллавында татар кызының тулы образын тудырып, татар кызын гәүдәләндерүче һәм милләтне тәкъдим итә алырлык сыйфатларга ия булган кызларны барлау максатыннан оештырылды. Бәйгедә барлыгы район мәктәпләрендә белем алучы 7-8 сыйныфлар арасыннан 17 кыз катнашты. Көч сынашучы кызлар тамашачыны үз-үзләре белән таныштырды һәм "Мин иҗатка гашыйк" дип исемләнгән бүлектә сәнгатьле сөйләм, җыр, бию буенча осталыкларын тәкъдим итте.

Моннан тыш кызлар татар халык милли киемнәрен тану, аларга аңлатма бирү буенча белемнәрен күрсәтте, интеллектуаль бирем башкарды. Кыскасы, тамаша-бәйгедә көч сынашу катнашучылардан шактый көч һәм уңганлык таләп итте. Кызларның осталыкларын мәгариф идарәсе методисты Айсылу Балобанова, мәдәният һәм сәнгать көллияте мөгаллимнәре Тәҗрия Җәләева, Фәридә Хәбибрахманова кебек мәртәбәле жюри әгъзалары бәяләде. "Татар кызы-2016" бәйгесендә 1 нче гимназиянең 7 нче сыйныф укучысы Алинә Әхмәтҗанова (укытучысы Ләюзә Вәгыйзова) гран-прига лаек булса, 10 нчы мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Гөлназ Габидуллина (укытучысы Әлфия Бәхтиярова) беренче урын яулады.

Ләюзә ВӘГЫЙЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев