Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың 100 беренче класс укучысына матди ярдәм күрсәтелә

Шәһәрдә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе уза. Үткәрелеп килүче акциянең соңгы ике елында алабугалылар 400дән артык укучыга ярдәм итте дә инде. Беренче класска баручы балаларга 700 мең сумга мәктәп формасы белән сумка һәм спорт костюмы бүләк ителде. Бу турыда эшлекле киңәшмәдә шәһәр мәгариф идарәсе җитәкчесе сөйләде.

Быел акция кысаларында йөздән артык балага ярдәм итәргә исәплиләр. Алар арасында, беренче сыйныф укучыларыннан тыш, сәламәтлеге чикле балалар, аз керемле һәм тәрбиягә алынган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр дә бар. Мәктәп кирәк-яракларын сабыйларга ишегалды бәйрәмнәрендә, укытучыларның август киңәшмәсендә, ә авыл балаларына 1 сентябрьдә тапшыру планлаштырыла. Традиция буенча, акциядә эре предприятиеләр, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге һәм депутатлар катнаша. Үз өлешләрен гади алабугалылар да кертә ала. Алар өчен шәһәрнең сәүдә үзәкләрендә һәм яшүсмерләр клубында махсус савытлар урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев