Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың 30 йортына капиталь ремонт ясалачак

Капремонт эшләренә барлыгы 115 миллион сум акча бирелгән.

Алабугада торак фондны капиталь төзекләндерү буенча эшләр башланды. Быел капиталь ремонт программасы буенча барлыгы 30 йорт төзекләндереләчәк. Бу йортларда фасад, түбә, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү системасы, канализация һәм җылылык торбалары яңартылачак.
4 йортта хезмәт итү вакыты чыккан лифтларны гына алыштырачаклар. Быел программага райондагы 5 күп фатирлы йорт та кергән.
Шуны да әйтергә кирәк, йортларга комплекслы капиталь ремонт ясалмаячак, ягъни һәр йортта эшләрнең ниндидер төре генә башкарылачак. Капиталь төзекләндерүгә 4 чыганактан 115 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Болар - федераль, республика, җирле бюджет һәм йортта яшәүчеләрнең үз средстволары.
Күп фатирлы йортларны төзекләндерү эшләрен төзүчеләр июль ахырына тәмамларга планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев