Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың 4-5 микрорайонында кибет төзеләчәк

Шәһәр Советы сессиясендә депутатлар Алабугада җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрендәге үзгәрешләргә кагылышлы мәсьәләне тыңлады. Мисалга, шәһәрнең берничә участогы үз билгеләмәсен үзгәртәчәк.

Нефтьчеләр проспектындагы 127 нче йортта җәмәгать туклану пункты оештырылу сәбәпле, аны торак бина разрядыннан эшлекле, җәмәгать һәм коммерциячел зонага күчерү тәкъдим ителә.

Әлеге мәсьәләне хәл иткән вакытта Геннадий Емельянов 4-5 микрорайонында кибет төзүгә бәйле сөйләшүләрнең барышы белән кызыксынды. Җир-милек палатасы рәисе Евгений Петров әйтүенчә, әлеге мәсьәлә буенча уңай карар кабул ителгән.

− Микрорайон зур, анда кибет һичшиксез кирәк,- дип фикерен белдерде мэр.

Тик әлеге территория торак зона булу сәбәпле, анда бары тик 400 квадрат метрга кадәрле булган объектлар гына төзү рөхсәт ителә, дип ассызыклады Алабуга районының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге җитәкчесе, баш архитектор Ренат Хашимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев