Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың 4нче микрорайондагы поликлиника филиалы икенче бинага күчте

12 мең кешегә хезмәт күрсәтәчәк поликлиника Нечаев урамы, 16а адресы буенча урнашкан.

Алабуганың 4нче мәхәлләсендә поликлиника филиалының яңа бинасы ачылды. Гомуми практика табибы офисы Нечаев урамы, 16а адресы буенча (элеккеге күпфункцияле үзәк) урнашкан. Аны ачуда Алабуга районы башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов, Алабуга үзәк район хастаханәсенең баш табибы Шәфкать Әхмәтҗанов катнашты.

Исегезгә төшерәбез, элек гомуми практика табибы офисы Мәрҗани, 32 адресы буенча урнашкан иде. Ул 1998 елда ачылды һәм шул вакыт эчендә бина яраксыз хәлгә килде. "Турысын әйтик, башта ук шифаханә филиалы бинасы кысан иде: монда кабинетлар кечкенә, түшәмнәр тәбәнәк, коридорлар тар иде",- дип искә ала хезмәткәрләр.

Шуны да әйтү урынлы булыр, филиалның хезмәт күрсәтү зонасында 12 меңнән артык кеше исәпләнә. Яңа елга кадәр офисның күршеләре дә пәйда булачак. Алар -балалар шифаханәсе пациентлары, чөнки янәшәдә генә балалар табибы офисы ачу планлаштырыла. Шул рәвешле, бу шәһәрнең иң зур мәхәлләсендә үзенчәлекле медицина шәһәрчеге булачак. Алабуганың баш табибы Шәфкать Әхмәтҗанов сүзләренчә, киләчәктә мондый офисларны барлык эре мәхәлләләрдә ачу ниятләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев