Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың 9 нчы мәктәбендә татар теле укытучыларының региональ семинары үтте

Ул укучыларны Дәүләт йомгаклау имтиханына әзерләү темасына багышланган иде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының боерыгы нигезендә Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүне апробацияләү безнең Республикада быел да дәвам итә. Шунысы сөенечле, боерыкның 2 нче пункты белән Татарстан Республикасы гомумбелем учреждениеләренең 9 нчы сыйныфын тәмамлаган укучылар өчен "Татар теле" предметыннан региональ имтихан төп имтиханнарның берсе буларак билгеләнгән. Димәк, Республикабыз мәктәпләрендә белем алган һәм 9 нчы сыйныфны тәмамлаган һәр укучы татар теленнән имтиханны дәүләт йомгаклау аттестациясе формасында тапшырырга тиеш була. Бу татар балаларына да, башка милләттән булган укучыларга да кагыла.

20 ноябрь көнне Алабуганың 9 нчы урта мәктәбендә "Укучыларны татар теленнән Дәүләт йомгаклау атттестациясенә әзерләү алымнары" дигән темага региональ семинар булып үтте.

Семинарга педагогия фәннәре кандидаты, НИСПТР доценты, рус телендә белем алучы укучылар өчен дәреслекләр авторы Р.Хәйдәрова, "Мәгълүмати-методик үзәк" баш белгече Гөлфия Ибраһимова, Яр Чаллы, Түбән Кама, Менделеевск һәм Алабуга районнарыннан шәһәр һәм район мәктәпләренең директор урынбасарлары, методик берләшмә җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары чакырулы иде.

Семинарга 1-9 нчы сыйныфларда татар теле дәресләрендә Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү алымнарын күрсәтү максаты куелды. Максатка ирешү өчен түбәндәге бурыч билгеләнде: уку-укыту һәм укудан соң эшчәнлекне оештыруда Дәүләт йомгаклау аттестациясенә кагылышлы алымнарны кулланган төрле чараларны анализлау һәм белем системасын формалаштыру.

Шулай ук укыту технологияләрендәге үзгәрешләргә бәйле проблемаларны чишү, укыту процессын уңышлы оештыру өчен шартлар тудыру, уку барышында укучыларның инновацион эшчәнлекләрен оештыру буенча тәҗрибә уртаклашу мәсьәләләре дә күтәрелде.

Теоретик өлештә килгән кунаклар каршында мәктәп директоры Валентина Скотарь, 9 нчы мәктәпнең директор урынбасары Гөлшат Ибраһимова югарыда әйтеп үтелгән мәсьәләләргә кагылышлы темаларга чыгышлар ясады.

Практик өлештә исә семинар кунаклары 1 сыйныфтан 9 сыйныфка кадәр Дәүләт йомгаклау аттестациясенә укучыларны әзерләү алымнарын күрсәтү максатыннан әзерләнгән ачык дәресләр, интеграл дәресләр, презентацияләр карый алды. Бу көнне 9 мәктәпнең 13 татар теле һәм әдәбияты укытучысы эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Шунысын да әйтергә кирәк: күптән түгел генә 9 нчы мәктәп кысаларында булып үткән Сингапур укуларында алган белемнәрен дә укытучылар иркен һәм бик урынлы файдаландылар.

Өченче өлештә семинарда катнашучылар түгәрәк өстәл артында фикерләр, идеяләр алышты, шулай ук дәрес күрсәткән укытучыларның дәрескә анализлары тыңланды. Мондый семинарның беренче генә тапкыр үткәрелүенә карамастан, бик уңышлы узуын, кирәк икәнлеген, аның куелган максатка ирешү юлында нәтиҗәле адым булуын һәркем ассызыклады. Семинарда алган тәҗрибә һәр укытучыга да укучыларын Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләүдә ярдәм булыр дип ышанып калабыз.

Гөлшат Мәхмүтова

9 нчы мәктәп

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев