Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың актив яшьләре

Шәһәр мәдәният сараенда узган "Яшь гражданнар форумы"н ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм "Балалар оешмалары советы" төбәк җәмәгать оешмасы үткәрде.

Әйтергә кирәк, моңа кадәр бу чара ике елга бер тапкыр үтә, һәм ул республика форумы була иде. Үткән ел аны һәр районда оештырырга булдылар. Без эстафетаны 14нче булып кабул иттек.

Форум эше өч бүлектән торды: мәдәният һәм яшүсмерләрнең иҗади үсеше, сәламәт яшәү рәвеше, балалар спорты һәм туризм, эшмәкәрлектә беренче адымнар, балаларның масса-мәгълүмәт чаралары, экология һәм ватанпәрвәрлек тәрбия, балалар һәм яшьләр хокукларын яклау. Һәр бүлекчә кысаларында проблемалар ачыкланды һәм аларның чишү юллары табылды. Форумның йомгаклау документы булган резолюциягә иң кызыклы тәкъдимнәр кертелде.

ТР Балалар оешмалары советы директоры Екатерина Согорина әйтүенчә, алга таба республика Президенты белән очрашу булачак һәм иң актив яшьләр форум турында Рөстәм Миңнехановка җиткерәчәк.

Резолюция райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбаковага тапшырылды. Андагы тәкъдимнәр арасында район мәгариф оешмаларына Бөек Ватан сугышында катнашкан якташ геройларның исемнәрен бирү, районның тарихи урыннары буенча балалар һәм яшьләр өчен квест оештыру, төрле конкурслар, очрашулар үткәрү һәм башкалар бар.

Район башлыгы киләсе елны районда Балачак елы дип игълан итәргә тәкъдим ясаган һәм әлеге резолюция шул программага керәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев