Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың бронза эте 30 мең сумнан артыграк акча җыйган

Алабугадагы хуҗасыз эткә куелган монумент соңгы 3 ай эчендә 40 килограммга якын вак акча "җыйган", аны сумнарга күчереп әйтсәк, ул - 30 мең 152 сум.

Исегезгә төшерәбез, Александр бакчасында сукбай эткә әлеге һәйкәлне урнаштырганнан соң, узган җомгада һәйкәлдәге акча савытын икенче тапкыр ачып карадылар. Тупланган сумма йортсыз-җирсез этләрнең нәсел калдыру сәләтен бетерү, аларны дәвалау өчен тотылачак.
Алабугада әлеге этнең фигурасы узган ел урнаштырылган иде. Беренче ярты ел эчендә ул 15 мең сумнан бераз гына артыграк акча " туплый" алды. Әлеге җыелган акча "Тугрылык" приютының 140 сукбай этен асрауга тапшырылды. Приют җитәкчесе Анжелика Ивашечкина сүзләренчә, этләрне карауга, ашатуга һәм дәвалауга, шулай ук коммуналь хезмәтләргә ай саен кимендә 100 мең сум акча кирәк. Шуңа күрә монда теләсә нинди ярдәмгә дә бик шат булалар.
Акча янчыгын "саклап торучы" этнең тупланмасын киләсе юлы декабрь аенда ачу планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев