Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың эш белән тәэмин итүче иң намуслы эшмәкәре билгеле булды

Россиянең Пенсия фонды эш бирүчеләр арасында ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия конкурсына нәтиҗә ясады. Мәҗбүри пенсия иминияте буенча "2013 елның иң яхшы иминиятләштерүчесе" исеменә алабугалы эшмәкәр дә лаек булды. Ул - икмәк һәм он ашамлыкларын җитештерү белән шөгыльләнүче Урал Табаев.

Конкурсның төп максаты - пенсия системасына иминият взносларын вакытында һәм тулысынча түләү - ул эшмәкәрлекнең хәзерге һәм киләчәк пенсионерлар алдында социаль җаваплылыгы.

Федераль дәрәҗәдә сайлау исемлегенә эләккәнче, алар башта район, аннан соң төбәк комиссиясенең кырыс тикшерүен узды. Конкурста катнашучы эш бирүче Россия Пенсия фонды бюджетына иминият взносларын вакытында һәм тулысынча кертергә, затлаштырылган исәп буенча документларны үз вакытында һәм хаталарсыз тапшырырга, шулай ук мәҗбүри пенсия иминияте системасында үз хезмәткәрләрен 100% теркәргә тиеш. Моннан тыш, эш бирүчегә Россия Федерациясенең Пенсия турында законнарын бозуы хакында шикаятьләр булмаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев