Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың "Форд Соллерс" заводы складыннан 490 мең сумлык әйбер урлаганнар

Бу турыда Алабуга эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Юрий Пономарев эшлекле киңәшмәдә хәбәр итте.

Узган атна эчендә кизү торучы пультына җинаятьләр һәм хокук бозулар турында 279 хәбәр керде. Аларның 9ы - урлашулар (4есе ачылмаган), 3есе - хәйлә юлы белән кулга мал төшерү, 4есе - үтерү белән янау. Атна эчендә кыйнаулар - 5, гаилә җәнҗаллары - 49 очрак булган. Кинәт үлем турында 19 хәбәр алынган, 9 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр белән район үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән. Юл-транспорт вакыйгалары 86 булган, аларда 12 кеше зыян күргән. "Авыр категориясенә керүче җинаятьләр икәү теркәлгән. Аларнаң икесе дә кеше милкен урлау белән бәйләнгән. Урлашуның берсе 3еннән 4 октябрьгә каршы төндә "Көнчыгыш" бакчачылык ширкәтендә кылынган. Монда бакча өеннән көнкүреш техникасы һәм башка кирәк-ярак урлап чыгылган. Чәлдерелгән әйберләрнең суммасы - 28 мең тирәсе. Икенче урлашу «Форд Соллерс» заводы склад бинасыннан гамәлгә ашырылган. Билгесез угрылар аннан 490 мең сумлык оргтехниканы алып чыгып киткәннәр. Ике җинаять тә әлегә ачылмаган килеш кала. Урлашуга кулы күтәрелгән затларны ачыклау буенча тикшерү һәм оператив чаралар уздырыла",- дип чыгыш ясады бүгенге гомумшәһәр киңәшмәсендә Россия ЭЭМның Алабуга районы буенча бүлек җитәкчесе Юрий Пономарев.
Административ җаваплылыкка 825 кеше тартылды. Аларның 14е вак хулиганлык кылулары өчен штраф түләде, 88 кешегә карата спиртлы эчемлекләр эчүләре һәм җәмәгать урыннарында салган баштан күренүләре өчен беркетмә төзелде. Тиеш булмаган урында тәмәке тартулары өчен 2 гражданны, исерек килеш руль артына утырганнары өчен 6 шоферны, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозганнары өчен 642 машина хуҗасын да шундый җәза көтте. 2 граждан төнге вакытта кешеләрнең тынычлыгын бозган, 35 кеше административ штрафларны срогында түләмәгән, аларның 10ысы - ЮХИДИ линиясе буенча, 2 кеше полиция хезмәткәрләрен ялган чакырткан. Алар барысы да тиешле җәзасын алды. Тагын 8 ата-ана әти-әни буларак вазифаларын тиешенчә башкармаганнары өчен җаваплылыкка тартылды, 11 ата-ананың балигъ булмаган балалары өлкән кеше озатуыннан башка төнлә урамда йөргән, ата-аналарга моның өчен тиешле җаваплылыкны тотарга туры килде.
Болардан тыш, өч кибет - "Лира" (Нечаев урамы, 10а), "Табыш" (Нефтьчеләр пр.,52), "Светлана" (Нефтьчеләр пр.,50) сатучылары балигъ булмаганнарга алкоголь продукциясе саткан өчен җаваплылыкка тартылды. Оператив чаралар уздыру барышында шулай ук тыелган вакытта "Лейла" кибетендә (Төзүчеләр урамы, 17 "б") составында спирт булган продукцияләр сату факты ачыкланды, моннан 210 литр сыра алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев