Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың “Җүләрләр почмагы”ндагы тукталыш кая күчә?

Нефтьчеләр проспекты һәм Төзүчеләр урамы чатындагы автобус тукталышы (халык телендә ул "җүләрләр почмагы" дип атала) башка урынга күчәргә жыена.

Яңа тукталыш шул ук Төзүчеләр урамында, аз гына читтәрәк урнаштырыла. Монда инде монтажлау эшләре дә төгәлләнеп килә. Киләсе атнада тукталышны куллануга тапшырачаклар. Шәһәр автобуслары әлегә иске тукталышта туктый, пассажирлар да шунда автобус көтә. Шулай да кайбер алабугалылар, элеккечә, ике тукталыш арасында чабулап йөрүен дәвам итә.

Хәер, версияләрнең берсе буенча, әлеге чатка "Җүләрләр почмагы" исеме нәкъ менә алабугалылар Нефтьчеләр проспекты белән Төзүчеләр урамындагы ике тукталыш арасында йөгереп йөргәнгә күрә бирелгән. Үзенә кирәкле автобусны бер тукталышта көтеп, ул икенчесеннән китеп барса, көтеп торучы еш кына "җүләр" булып калган.

Иске тукталыш янындагы йортларда яшәүчеләр мондагы тавышка һәм һаваның начар булуына зарланган, шул сәбәпле шәһәр башкарма комитетының транспорт бүлеге тукталыш урынын күчерергә булган. Тагын бер сәбәп бар: тукталыш янындагы банк территориясеннән чыгу юлы, шактый зур һәлакәт куркынычы тудыра. Иске автовокзал янындагы тукталыш бетерелми, ул элеккечә эшләячәк.

Наилә БАЯЗИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев