Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Азат хәзрәт Шәрипов: “Соңгы арада Илдус Фәизовка җиңел булмады”

Илдус Фәизов Татарстан мөфтилегеннән китәргә карар кылган. Бу турыда мәгълүмат кайбер массакүләм матбугат чараларында күренде.

Иртәгә бу нисбәттән ТР мөселманнары Диния нәзарәте пленумы булыр дип көтелә. Көн тәртибенә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең вазыйфасыннан китүенә кагылышлы мәсьәлә дә кертелгән.

Әлегә мөфтиятнең матбугат хезмәте бу уңайдан аңлатмалар бирми.

Алабуганың Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Азат хәзрәт Шәрипов бу уңайдан үз фикерен белдерде: "Әгәр мөфти китәргә уйлый икән, бу аның үз ихтырярында. Соңгы вакытта аңа бик авыр булды, без аңа сабырлык телибез. Инде Илдус Фәизов үз вазифасыннан киткән очракта, без, мөселманнар, бу вазифага динебез, милләтебез өчен яхшы һәм хәерле кеше килүен Аллаһы Тәгаләдән сорап дога кылабыз".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев