Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың яшь гаиләләренә документларын яңартырга кирәк

Алабуга шәһәрендә "Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү" программасы буенча чиратта торучыларга документларын яңартырга кирәк.

Яңартылган документларны 2016 елның 31 мартына кадәр түбәндәге адрес буенча китерергә кирәк: Тынычлык проспекты, 12; 101нче кабинет (башкарма комитет); кабул итү көне - пәнҗешәмбе, элемтә телефоны: 3-03-20.
Документларны срогында китермәүчеләрнең барысы да автоматик төстә программадан төшеп кала. Түбәндә кирәкле документлар исемлеге урнаштырыла:
• фатир буенча карточка;
• шәхси финанс счеты;
• эш урыныннан белешмә;
• гаилә составы турында белешмә;
• 2 НДФЛ (2014-2015 еллар өчен);
• балалар бакчасыннан (-мәктәптән) белешмә.
• яшь гаиләнең керемнәре булуны раслаучы документлар (банк кертемнәре булуны раслаучы, яшь гаиләнең бер әгъзасына рәсмиләштерелгән саклык кенәгәсе күчермәсе яки яшь гаилә әгъзасына тупланма счетлардан күчермә) һәм (яисә) ир белән хатынга яки аларның берсенә, кредитның максималь күләмен күрсәтеп, кредит (займ) бирү мөмкинлеге турында кредит оешмасы (Ак Барс Банк) документы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев