Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың яшь укытучылар командасы телевизион фестивальдә икенче урын алды

Алабуга педагоглары командасы эшли торган яшьләр иҗатын чагылдыручы телевизион фестивальнең беренче этабында катнашты һәм лидерларның беренче өчлегенә керде.

Түбән Кама районында үткән фестиваль-конкурс Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы инициативасы һәм Татарстан Президенты ярдәме белән оештырылды. Бәйгегә йөздән артык талантлы яшьләр җыелды. Алар арасында Алабуганың мәгариф идарәсе, "АлАЗ" һәм "П-Д Татнефть-Алабуга Стекловолокно" оешмаларында эшләүче яшьләрдән тупланган өч команда да бар иде. Безнең якташларга каршы "КамАЗ", "АлАЗ", "Нижнекамскнефтехим", "Татнефть-Нефтехим", "Чистай электр челтәрләре", Түбән Кама ТЭЦы, Зәй ГРЭСы һәм Мамадыш районының мәгариф идарәсенең җыелма командалары көрәште.

Бәйге һәм аңа әзерләнү эшләре Түбән Кама шәһәренең "Акчарлак" лагеренда үтте. Фестивальдә катнашучылар дүрт көн дәвамында репетицияләр үткәрде, сәхнәдә чыгыш ясарга өйрәнде. Шул ук вакытта катнашучылар түгәрәк өстәл артында аралашты, мастер-классларда сәхнә сәнгате һәм вокал серләренә төшенде , Россиянең әйдәп баручы мәдәният хезмәткәрләре белән чыгыш ясарга өйрәнде. Командалар үз номерларын "Вокал", "Ансамбль биюе", "Минута славы" номинацияләрендә күрсәтте.

Конкуренция бик көчле булса да фестивальдә катнашучылар дустанә мөнәсәбәтне саклап кала алганнар, алай гына да түгел, бер-берсенә ярдәм итешеп, чыгыш ясаганда күршеләрен куәтләп торганнар. Оештыручыларның һәм мастер-классларны алып баручыларның югары һөнәри дәрәҗәсе командаларга рухи көч һәм җиңүгә өмет бүләк иткән.

Алабуга командасы жюрины "Стекловолокно"да эшләүче игезәкләрнең француз телендә башкарган дуэтлары һәм "АлАЗ"дан рэп белән таң калдырган, ә укытучылар командасы күрсәткән сценка, бию һәм татар телендә башкарылган шигырьләр исә кабатланмас булулары белән жюри әгъзаларының игътибарын җәлеп иткән.

Түбән Кама шәһәренең Халыклар иҗаты йортында үткән гала-концертта Алабуга командасы укытучылары беренчелекне фестиваль хуҗалары - "Нижнекамскнефтехим" җыелма командасына биреп, икенче урынга лаек булды. Нәтиҗәдә, Алабуга мәгариф идарәсе командасы 10-13 декабрьдә башкалада үтәчәк фестивальнең суперфиналына чакырулы булды. Җиңүчеләрнең гала-концерты "Яңа гасыр" телевидениесе һәм "Яңа гасыр - Планета" телеканалы аша бөтен дөньяга күрсәтеләчәк.

Наилә КАСЫЙМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев